«Салават Күпере» торак комплексында тантаналы рәвештә балалар поликлиникасы ачылды. Шундый ук поликлиника өлкәннәр өчен дә төзелә башларга тиеш иде. Әмма бу эш икенче елга калган. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков “Илкүләм сәламәтлек саклау» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре белән таныштырганда белдерде. Ни өчен өлкәннәр поликлинакасын төзи башлауның вакыты кичектерелгән? Бу сорауның җавабын хәбәрчебез Алия Галиуллина белеште.
Бу табибларның рентгенлы операция бүлмәсе . Димәк, авырткан җиргә хирург тәнне кисми генә шушы җайланмага карап керә дигән сүз. Пациент ханымга шул рәвешчә тамыр операциясе ясалган.
Кешенең гомерен саклап калу бүлмәсе бу. Еш кына авыруларны ашыгыч ярдәм машинасы бирегә алып килә.
Бөтен дөньядагы кебек Татарстанда да , үлемгә китерү сәбәпләре буенча йөрәк-кан тамырлары авырулары беренче урында . Илкүләм проект буенча быел җиде кан тамыры үзәге булдырылды — Арча, Әлмәт, Бөгелмә, һәм Казанның өч хастаханәсе җиһазландырылды . Бу үз чиратында үлемне киметергә мөмкинлек бирә.
Кан тамыры аврулары сәбәпле үлүчеләр саны бермә бер- кимеде . Безнең максат елдан ел тагын да киметүгә таба бару.
Тагын бер максат – яман шеш авыруларыннан үлемне киметү. Онкология үзәкләре заманча җиһазладырылды. Начар чир белән, гомумән башка авыруларны кисәтүдә диспансерлаштыруга да зур роль бирелә. Ноябрь аена кадәр якынча 2 миллион кеше үткән. Ерак авылларга табиблар үзләре килә.
Ттарстанлылар үз районнарыннан читкә чыкмыйча да , заманча диагностика һәм дәвалану мөмкинлеге алырга тиеш. Моның өчен авыл хастаханәләренә 2 мең берәмлектән артык медицина җиһазлары сатып алынган. 15 учреждениегә капиталь ремонт ясалды, 29 ФАП төзелде. Ә Осиново һәм Дәрвишләр бистәсендә яңа сырхауханәләр сафка басар дип көтелә. Шушы арада– Көектә лә табиб амбулаториясе ачыла.
Киләчәктә Татарстанның сәламәтлек саклау юнәлешендә төп максатларның берсе йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру. Онкология хезмәтенә генә дә 108 миллион сум акча бүлеп бирергә ниятлиләр. Шулай ук беренчел дәвалау учреждениеләрен төзү дәвам итә. Иң зур проектларның берсе – Салават күперендәге 10 мең квадрат метрга исәпләнгән сырхауханә. Киңколачлы эш булганга ул , киләсе елда башлана.
Алия Галиуллина, Эльвира Фәйзуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.