Татар кешесенә ат тәүге мәхәббәте кебек кадерле, ди халык мәкале. Тормышыбыз ничек кенә үзгәрсә дә, арабызда әле ат “җене” кагылган кешеләребез бар. Алдагы видеоязмабыз да әнә шундыйларның берсе, Саба районының Мәртен авылында гомер итүче 90 яшьлек Инсафетдин Шәмсетдинов турында.
Атның хуҗасы Инсафетдин бабайга ат җене кагылган дисәк тә була, кечкенәдән атлар арасында кайнашып үсә ул. Бу аның бишенче аты.

Инсафетдин бабай атны акыл иясенә тиңли. Ул ышанычлы дусты да, тынычландыручы да. Бөтен транспорт төрен дә алыштыра ала, һәр эштә алыштыргысыз ярдәмче дә.
Хәзер атның авылдагы роле шулкадәр үзгәрде ки, авылда ат күрсәң аһ итәсең. Атка гаҗәпләнеп карый торган заманга җиттек. Атның дәрәҗәсе күтәрелә бара. Инсафетдин бабайның кызы Гүзәлия апаның да атларга бәйле хатирәләре бик күп булып чыкты.
Мәртен авылында яшәүче Шәмсетдиновлар төп нигез җылысын саклап, туганлыкны хаклап бик матур гомер кичерә. Инсафетдин бабайның төп ярдәмчеләре улы Илсур белән килене Җәмилә. Һәр эшне бергәләшеп башкаралар. Авыл җире булгач, ат белән эшли торган эшләр дә шактый Дөрес, Инсафетдин бабай олы яшьтә булгач, балалары берара атны бетерикме әллә дип тә уйлаганнар.
Ат элек — электән татар кешесенең аерылгысыз юлдашы булып саналган. Алай гына да түгел, күп кенә халыкларда ат изге хайван булып санала. Ә инде безнең татарны гомер бакый атсыз күз алдына да китерүе авыр булган. Димәк, атларга карата булган мөнәсәбәтебез милләтне яшәтүнең дә бер шарты ул.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары, Саба районы.