Республикабызда физик мөмкинлекләре чикләнгән, шул исәптән начар күрүче кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә күп эшләр башкарыла: социаль хезмәт күрсәтү, ташламалар бирү, биналарны, транспортны җайлаштыру, мәгълүмат алу өчен мөмкинлекләр тудыру.
Бүгенге «Актуаль әңгәмә» сәхифәсе кунагы- Республика сукырлар китапханәсенең методика бүлеге мөдире,татар телендә бердәнбер тифлокомментатор– Гөлүсә Закирова.Тифлокомментатор ул ягъни начар күрүче кешеләргә театр куелышларын тулырак кабул итәргә ярдәм итә. Гөлүсә Закирова күрмәүчеләр өчен китаплар бастыру, аудиокитаплар чыгару, күргәзмәләр оештыру эшләре белән дә шөгылләнә. Ә күптән түгел ул «Ел китапханәчесе» дип исемләнгән бөтенроссия конкурсының җиңүчесе булып танылды. Бу турыда тулырак Ания Гыйбадуллина таныштырыр.