Хәзерге шартларда Татарстанда үзара хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр эзлиләр. Шул уңайдан башкалабыз Казанда булып узган «Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены» форумында фикер алыштылар.
Киләсе елда республиканың сайлау системасына 100 ел тула. Татарстанда 2 мең 800 участок комиссиясе оештырылачак. Бу һәм башка темалар турында парламент хәбәрләрендә Алия Галиуллина таныштырыр.
«Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены» форумында Россиядән һәм чит илләрдән 300дән артык эшмәкәр катнашты.
Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләвен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде. «Куәтле җитештерү комплексы, югары квалификацияле кадрлар, үсеш алган инфраструктура, ил Хөкүмәте һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән республика үзенең тотрыклы социаль-икътисадый хәлен саклый», — диелә Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзерге шартларда Татарстанда партнёрлык хезмәттәшлеге өчен яңа мөмкинлекләр эзлиләр. «Без хезмәттәшлекне киңәйтү яклы һәм сезгә һәр яктан ярдәм күрсәтергә әзер», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин бизнес вәкилләренә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, районнарның эшен күз уңында тоту өчен күчмә утырышларны дәвам итә. Шундый очрашу узган атнада Буа районында узды.
Һәр районның төбәк сайлау комиссиясе — ул сайлау системасының йөрәге. Аерым саклау режимындагы “Сайлау” Дәүләт автоматлаштырылган системасы бар. Телефон элемтәсе, ябык каналлар белән тәэмин итүне, техника һәм документларның сакланышын үз эченә ала. Буа районын бу яктан үрнәк итеп куйдылар. Биредә шәһәрнең — 15, ә районның 56 участогы җайлы гына эшләп килә.
Киләсе елда Татарстанда 2 мең 800 участок комиссиясе оештырылачак. Аларда 21 меңнән артык кеше эшли. Нәкъ менә алар алдагы кампанияләрне үткәрер дип күздә тотыла, шуңа күрә дә белгечләрне сайлау хокукының нечкәлекләренә һәм техникасына өйрәтү бик мөһим. Республика Үзәк сайлау комиссиясе хәтта төбәк комиссияләренең иң яхшы эшенә конкурс үткәрә.
Утырышта искәртелгәнчә, киләсе елда республиканың сайлау системасына 100 ел тула. Шул уңайдан Казанда Бөтенроссия конференциясе узар дип көтелә. Ул сайлауларның тарихына һәм бу эшне заманчалаштыруга багышлана. Бу сайлаучылар һәм хакимият арасында аңлашуны һәм ышанычны ныгыту турында сөйләшүнең тагын бер уңай сәбәбе, нәкъ менә шул рәвешленә дәүләт һәм җәмгыять үсешенә ирешелә.
Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин расланган график нигезендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык белән очрашты.
Социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр һәм мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләренә ярдәм чаралары буенча мөрәҗәгать иттеләр. Алар белән аралашу телефон аша алып барылды. Барлык мөрәҗәгатьләр партиянең республика штабы контроленә алынды һәм җентекләп эшкәртелә.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе президиумы утырышын үткәрде. Анда «Зенит-Казан» һәм «Динамо Ак Барс» командалары чыгышларына спорт сезонында югары бәя бирелде һәм «Россиянең мәктәп волейбол лигасы» бөтенроссия проектында катнашуга йомгак ясалды.
Фәрит Мөхәммәтшин спорт министрлыгына, волейбол клублары җитәкчеләренә, тренерларга, шулай ук сәнәгать предприятиеләренә Татарстанда волейбол хәрәкәте үсешенә һәрьяклап ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде. Утырышка йомгак ясап, Волейбол федерациясе президенты профессиональ спортчыларны әзерләүнең нәтиҗәле системасын булдыру мәсьәләләренә җитди игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
Татарстан Волейбол федерациясе президенты Казан халкы үсеше шәһәр мәгариф системасы алдына яңа таләпләр куя.
Балаларның террорчылыкка каршы куркынычсызлыгына күпме акча тотылган? Бу хакта депутатлар Казан шәһәр думасы сессиясендә фикер алышты. Халык сайланучылары агымдагы елның башкала бюджетына үзгәрешләр кертте, чираттагы гуманитар йөкне озатты. Депутатлары Лисичанск шәһәре халкына 7 миллион сумнан артык суммага товар тапшырган.