Мөслим районында икенче бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале узды. Быел фестивальдә катнашырга 400 кеше гариза җибәргән.
Чит төбәкләрдән катнашучылар үзләрен төрле номинацияләрдә сынап карады. Гран при иясе дип Оренбург өлкәсеннән Минзәлә Гайнуллина табылды. Фестивалдән безнең чираттагы репортаж.
Бөтенроссия Каз өмәсе фестиваленең Мөслим районы җирлегендә узуы табигый, чөнки кош корт, ил күләмендә, республикабызда дан тоткан заманча каз үрчетү оешмалары Мөслим ягының бренды булып тора. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр Мөслим ягында кунак булдылар. Биредә алар чып-чын каз өмәсендә катнашты. Фестиваль Иске Вәрәш авылында 92 яшьлек хезмәт ветераны Рәйсә ханым Хәсәншина йортында башланып китте. Милли киемнәрдән ханымнар җыелып, җырлый-җырлый каз йолкыды, ишегалдында ир-атлар татар халкының җыр-моңнарын яңгыратты.Соңыннан кызлар казларны көянтәләргә элеп чишмәгә төште. Казларны юу үзе бер бәйрәмгә әверелде. Каз тәбикмәге телеңне йотарлык булды.
Кич белән Мөслим мәдәният сараенда Икенче Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестиваленең йомгаклау тантанасы узды. Тарихи яктан әһәмиятле, гореф-гадәтләребезне саклап, киләчәккә илтүче фестивальне Бөтендөнья татар конгрессы белән Мөслим районы хакимияте берлектә уздыра.
Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев үз чыгышында фестивальнең әһәмиятенә тукталды.
Фестивальнең икенче көнендә “Каз өмәсе” ярминкәсе гөрләде, халкыбыз моңнары яңгырап торды, теләгән һәркем уеннарда катнашты, мастер-класслар узды. Каз өмәсе фестивален бөтенроссия күләмендә уздыру да йоланың дәвамлы, киләчәкле, мәртәбәле булуына ышаныч, дәлил!
Айзилә Батырханова, Татарстан яңалыклары.