Республикабыз районнарында юлларда имин, игътибарлы йөрүгә юнәлдерелгән төрле чаралар уздырыла. Бигрәк тә мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар өчен мондый акияләр бик кирәк һәм мөһим. Бу көннәрдә генә Актаныш районында да юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе хезмәткәрләре, мәктәп балалары өчен иминлек акциясен үткәрде.
Яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары чарасында сорау биремнәрдән торган уеннар укучыларны юлларда имин йөрергә өнди. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең яшь юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары икенче сыйныф укучылары өчен әнә шундый чара уздырды. Алар белән бергәлектә үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен хәтерләрендә яңарта.
Әле кечкенә генә булсаларда икенче сыйныф укучылары юлларда йөрү кагыйдәләрен яхшы белә. Чара барышында алар биремнәрне җиңел генә башкарып чыкты. Апа абыйларына юлларда һәрвакыт кагыйдәләрне үтәп йөрергә сүз бирә алар.
Чарада “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” идарәсенең Актаныш районындагы бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова балаларга яктылык кайтаргыч элементлар һәм китапчыклар өләште.
Алия Галиуллина, Альбина Солтанова, Марат Сәррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.