10 сентябрьдән республикада гадәти авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды. Алар Казан шәһәренең 14 мәйданчыгында, шулай ук Татарстанның 26 муниципаль районында даими рәвештә уза.
Булып узган 11 ярминкә нәтиҗәләреннән күренгәнчә, анда 1 миллиард сумнан артык продукция сатылган. Шулар арасында иң күп сатылганы яшелчә-15 мең тоннага якын. Ярминкәләрдә барлыгы 32 муниципаль район катнаша. Исегезгә төшерәбез, алар 24 нче декабргә кадәр дәвам итәчәк.