Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез. Әлеге проект, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты һәм Президент каршындагы татар телен һәм татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.
Аны Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев алып бара. Бүген сүзебез, Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Сибгат Хәким турында. Һәм бу очраклы түгел, чөнки декабр башында шагыйрнең туган көне. Исән булса аңа, 111 яшь тулган булыр иде.