Быел 3 көн дәвамында җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды.
Әлеге акция грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый алды. Башкалабыз Казанда филология һәм мәдәниятара багланышлар институты , «Татарча диктант» язу өчен төп мәйданчык буларак сайланган иде Акциягә 100 дән артык катнашучы килде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре, Казан федераль университеты студентлары һәм укытучылары да бар иде. Акциядә катнашучылар язучы Зөлфәт Хәкимнең «Бер сәгатьтә ничә мизгел бар» әсәреннән 195 сүзлек өзек яздылар. Текстны профессоры Әлфия Юсупова укыды.