Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче урамында яңа бакча булачак. Икенче гимназиядә төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар узды. Аның кысаларында халыкка әзер проект кына тәкъдим ителмичә – җәмәгать бакчасы нинди буласын үзләренә хәл итү мөмкинлеге дә бирелде. Түбәнкамалылар иҗтимагый киңлекне нинди итеп күрә? Тулырак алдагы сюжетта.
Яшеллек, агачлар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юллары, эскәмияләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен махсус мәйданчык… Бакый Урманче урамындагы яңа скверның проекты әнә шул. Аның авторлары – Яр Чаллы белгечләре.
Белгечләр халыкка әзер проект кына тәкъдим итми — скверның нинди буласын үзләренә хәл итү мөмкинлеген дә бирә. Очршуда төрле фикерләр яңгырый. Мисал өчен, икенче гимназия коллективы балалар рәсемнәре урын алган күргәзмә мәйданы күрергә тели, башкалар – машина кую урыны булырмы дип борчый.
Күренекле сынчы, рәссам Бакый Урманче исемен йөрткән урамны яшеллеккә төренгән, барлык уңайлыклары булган, зәвыклы урын итеп күрәсе килә, ди проект авторлары. Халыкның барлык теләк-тәкъдимнәрен белгечләр кәгазьгә теркәп бара. Бу – беренче адым. Киләсе очрашу соңрак узачак. Әйтергә кирәк, төзекләндерүнең якынча бәясе – 70-80 миллион сум.