Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе, районнарның эшен күз уңында тоту өчен күчмә утырышларны дәвам итә. Бу көннәрдә шундый очрашу Буа районында узды. Тулырак киләсе язмада.
Һәр районның төбәк сайлау комиссиясе — ул сайлау системасының йөрәге. Аерым саклау режимындагы “Сайлау” Дәүләт автоматлаштырылган системасы бар. Бу телефон элемтәсе, ябык каналлар белән тәэмин итүне, техника һәм документларның сакланышын үз эченә ала. Буа районын бу яктан үрнәк итеп куйдылар. Биредә шәһәрнең- 15, ә районның 56 участогы җайлы гына эшләп килә.
Киләсе елда Татарстанда 2 мең 800 участок комиссиясе оештырылачак. Аларда 21 меңнән артык кеше эшли. Нәкъ менә алар алдагы кампанияләрне үткәрер дип күздә тотыла, шуңа күрә дә белгечләрне сайлау хокукының нечкәлекләренә һәм техникасына өйрәтү бик мөһим. Республика Үзәк сайлау комиссиясе хәтта төбәк комиссияләрнең иң яхшы эшенә конкурс да үткәрә.
Күчмә утырышта, Идел аръягы районнарының төбәк сайлау комиссиясе җитәкчеләре үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Калганнары-видеокоференция режимында катнашты. Теләсә кайсы сайлау кампаниясенең бурычы- сайлауның үҗә күоренмәле булуы һәм аның сайлаучыга якын торуы.
Билгеле, һәрбер деталь мөһим. Мәсәлән, мөмкинлекләре чикләнгәннең сайлауда катнашгтыру өчен участокларда махсус рельслар һәм пандуслар бармы?
Бу тема республикада Кеше хокуклары буенча вәкилнең аерым контролендә тора.Утырышта искәртелгәнчә, киләсе елда республиканың сайлау системасына 100 ел тула. Шул уңайдан Казанда Бөтенроссия конференциясе узар дип көтелә. Ул сайлауларның тарихына һәм бу эшкә заманча якын килүгә багышланачак. Бу сайлаучылар һәм хакимият арасында аңлашуны һәм ышанычны ныгыту турында сөйләшүнең тагын бер уңай сәбәбе, нәк менә шул рәвешле төзелә дәүләт һәм җәмгыять үсеше.
Чулпан Әмири, Дмитрий Второв, Альберт Сафиуллин. Татарстан Яңалыклары. Буа районы.