Республикада урып-җыю эшләренең барышы турында Хөкүмәттә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Республикада шикәр чөгендере, кукуруз һәм көнбагыш культураларын җыеп алу эше ахырына якынлашып килә. Бүгенгә 2 миллион тоннадан артык татлы тамыр җыелган, республика буенча уртача уңыш бер гектардан 382 центнер тәшкил итә.
Аграрийлар Буа, Мөслим, Тәтеш һәм Апас районнарында мең гектарга якын мәйдан да урып-җыю эшләрен башкарырга тиеш.
Узган шимбәгә көнбагыш мәйданнарының 60 проценты җыеп алынган иде.Тәүлегенә 7 мең гектардан артык көнбагыш җыела. Кукурузга килгәндә, мәйданнарның биштән бер өлеше җыелмаган. Наил Залаков сүзләренә караганда, республикада көнбагыш һәм кукурузны җыеп алу өчен 515 махсус комбайн җәлеп ителгән.
Республика районнарында урып-җыю чорында тырышып эшләгән хезмәтчәннәрне зурлау җыеннары үтә башлады. Гектарыннанн 35 центнер уңыш алып, тулаем 135 мең тонна ашлык җыюга ирешкән Азнакай игенчеләре республикада алдынгылар сафына басты. Район шулай ук сөт җитештерү буенча да зур күрсәткечләргә иреште. Ноябрь аенда уздырылган слетта алдынгы хезмәтчәннәр белән беррәттән мәктәп укучылар да лаеклы бүләкләр алды.