Республика кооператорлары чираттагы гуманитар йөкне озатты. Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсендә хәрби хезмәткәрләргә һәм Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча оператив төркем эшли. Идарә аппараты белгечләре кирәкле товарлар исемлеген әзерләгән.
Район кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары үзләре җитештергән продукция белән тәэмин иткән. Луганск Халык Республикасына товар төяп озатылды. Шулай ук узган шимбәдә Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе белгечләре, идарәрәисе Рашат Шәймәрданов һәм үзәк кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре җитәкчелегендә, Татарстан Республикасы мобилизациялән гәнгражданнарны тукландыруны оештырды.
Мобилизацияләнгән гражданнар акцияне оештыручыларга кооператорларга чынкүңелдән рәхмәтләрен җиткерде.