“Саба таңнары” газетасы менә инде 59нчы ел рәттән үз призына милли көрәш бәйгесе оештыра. Төп максаты — иң көчле көрәшчеләрне ачыклау.
Бәйгене ачу танатанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов,»Саба таңнары» газетасы баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлев катнашты. Бәйгедә авыл һәм Саба шәһәр җирлекләреннән 9 команда килгән. Көрәшчеләр ике келәмдә көч сынашты. Узган бәйгедә район газетасының күчмә кубогын Саба командасы яулаган иде, быелгысы өчен дә командалар ныклап әзерләнгән.
Көрәшчеләрнең кәефе яхшы. Инде кайберләре 1нче әйләнештә үк чиста җиңү белән көндәшләрен алырга өлгергән. Бу спорт төре белән даими шөгыльләнүчеләр дә, берничә ел көрәштән туктап торып яңадан үз көчләрен сынап караучылар да бил алышты.
100гә якын көрәшче келәмгә чыкты. Алар 60тан алып 130дан югары үлчәү категорияләрендә үзара көч сынашты. Шәхси беренчелектә җиңүчеләр һәр үлчәү категориясендә билгеләнде. Аларга медаль, грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук Саба таңнары газетасына язылу белән дә бүләкләнделәр. Бу елны төп приз – Күчмә кубок Тимершык көрәшчеләренә насыйп булды.
Алия Галиуллина, Татарстан яңалыклары, Саба районы.