Башкалабызда махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Бергәлектә көч» хәйрия концерты үтте. Концертта танылган ир-ат җырчылар гына чыгыш ясады. Әлеге чарада безнең хәбәрчебез дә булып кайтты.
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән «Бергәлектә көч» дигән хәйрия концерты оештырыла. Мәдәният үзәгенең тамашачылар залы 500 тамашачыга исәпләнгән. Билет бәясе – 1 мең сумнан иде. Моннан тыш, теләгән һәркем акчалата да ярдәм күрсәтә ала. Әйтик, концертка килә алмаган Рифат Зарипов үз өлешен акчалата бирергә булган.
Шунысые да әйтергә кирәк, концертта бары тик ир-ат җырчылар гына катнашты. Моның сәбәбен егетләрнең уртак фикергә тиз һәм җиңел килүләре белән аңлаттылар. Шулай да алар арасында бер хатын-кыз бар иде, ул да булса, алып баручы Гөлназ Сәфәрова. Егетләр әйтүенчә, аны концертка ямь өстәр өчен чакырганнар.
Концертта Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Закиров, ИлСаф, Артур Минһаҗев, Рөстәм Асаев, Булат Нигъмәтуллин, Раяз Фасыйхов, Вадим Захаров, Илназ Баһ, Филүс Каһиров, Азат Фазлыев, Булат Шәрипов, Динар Бәдретдинов катнашты.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.