22 һәм 23 ноябрьдә Татарстанның күпфункцияле үзәкләренең Казандагы биш офисында бушлай психологик консультацияләр үткәрелә. Аларны Казан федераль университетының психология институты студентлары үткәрә.
Психологик ярдәмне балага узарга, опекунлык яки уллыкка алуны планлаштырган хатын-кызлар, шулай ук йөкле һәм декрет ялындагы әниләр ала ала.
Консультацияләр күп функцияле үзәкләре адреслары буенча үткәреләчәк. Язылу өчен бу бүлекләргә шәхсән мөрәҗәгать итәргә яки телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.