2022 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгресы башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә Татарстан, Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300 гә якын эре, урта, кече татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумын оештырды. Форумда Россия Федерациясе регионыннан һәм чит илләрдән вәкилләр катнашты. Быел форум Казанда узды.
Быелгы өч көнлек форум программасында, алдагы елларга караганда, күпмедер үзгәрешләр бар. Беренче көнне катнашучылар өчен Яшел Үзән муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бардылар. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелде. Ә соңгы көнне «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк» технопаркында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы узачак. Эшмәкәрләр өчен башка кызыклы чаралар да каралган. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының уртак «Бизнес берләштерә» проекты кысаларында бизнес-кейслар чишү –шушы исемлектән. Чара «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә узды.
Әлеге форум ел саен үткәрелә торган Татар авыллары эшмәкәрләре җыеныннан аермалы буларак, бу форумга шәһәрләрдә эшли торган татар эшмәкәрләре чакырылды. Татар эшмәкәрләре арасында актив яшьләр күп. Катнашучыларның өчтән бер өлеше яшьләр. Эшмәкәрләр арасында Казанга бер тапкыр да килмәгән кешеләр бар.
Үзмәшгульләр, кече, урта, зур бизнес вәкилләре, алар эшмәкәр булган өчен генә әлеге форумга килмиләр, бу эшмәкәрләрнең татар тормышында кайнап торуы мөһим. Шуңа, әлеге форумның максаты да – Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү.
Форум вакытында эшлекле сөйләшүләр, эшмәкәрләр белән танышу, хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм ярдәм итү юлларын табу — әлеге форумның максаты һәм киләчәге.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.