Балалар республика клиник хастаханәсе неврологы Кәримова Ләйсән Камил кызы Россия табиблары арасында үткәрелгән бәйгедә Гран-прига лаек булды. Күпсанлы фәнни мәкәләләр авторы Ләйсән Камилевна яңа туган балаларның сәламәтлеге сагында тора. Вакытыннан алда туган нәниләрне карау үзенчәлекләрен яхшы белә. Үзе дә өч ир бала әнисе Ләйсән Кәримованы чын күңелдән лаеклы бүләк алуы белән котлыйбыз!