«Ак Барс» көрәш сараенда республиканың иң төп бәйгесе – көрәш буенча Татарстан чемпионаты тәмамланды. Ике көн барган ярышларда 41 районннан барлыгы 350 батыр бил алышты. Милли көрәшебезнең матур алымнарын Айзилә Батырханова да күреп кайтты.
Без көрәшле халык! Без көчле халык. Әнә шундый сүзләр белән башланып китте көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты. Егетләр дә үзләренә йөкләнгән җаваплылыкны сизә. Алар өчен бар район халкы җан атып тора бит. Максат үз үлчәү авырлыгында батыр калу һәм команда беренчелегендә җиңү!
Әлбәттә, җиңү бәхете бары тик көндәлек шөгыльләнүләрдән генә килә. Лаеш районы егетләре моның шулай икәнен яхшы белә. Шуңа да һәр көн алар келәмдә! Лаеш районының әзерлек дәрәҗәсе югары булуын Татарстан Көрәш федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов та билгеләп үтте.
Ярышларны игътибар белән күзәтеп баручылар көрәшчеләргә көч биреп торды. Бәхәсләргә, судьялар фикере белән килешмәүләргә урын калмады, шуңа да бу иң тыныч ярышлар булып истә калыр.
100 килограмм үлчәү авырлыгында бил алышырга дип көрәш йолдызлары чыкты. Чаллы егете Эльдар Хәмитов һәм Казаннан Булат Мусин чыккач, зал тын алырга да куркып торды. Җиңү Эльдарга булды.
Командалар арсында җиңүче Лаеш җыелма командасы. Тренерларның тәҗрибәсе, егетләрнең ныклап әзерлеге үз нәтиҗәсен күрсәтте!
Алга таба егетләрне Россия чемпионаты көтә! Әзерлек инде бүгеннән башланды!
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.