Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар. Татар матбугатын күзәтүне дәвам итәбез.
СССР дигән империянең таралуына эче пошып яшәүчеләрнең күңеленә хуш килсен диптер инде, Россиядә ГТО нормасын тапшыруны кире кайтарганнар иде. Бу өч хәрефнең нәрсә аңлатканын белмәүчеләрнең исенә төшерәбез-ГТО ул готов к труду и обороне дигән чакырудан кыскартып ясалган. Мәктәпләрдәге сау-саләмәт балалар ГТО нормаларын хәзер мәҗбүри тапшыралар. Аның әле ярыйсы гына әҗере дә бар-ГТО нормасын уңышлы тапшыра алганнарга югары уку йортларына кергәндә аттестат билгесенә ике балл өстиләр. Бу уңайдан “Шәхри Казан” газетасы журналисты ГТО нормасын биреп карарга булган.Беренче биткә чыгарылып биргән “Селкенә алсаң, акча түлиләр?” дигән язма шул хакта.
Җиңелчәне укырга гадәтлгәннәр өчен газетада “Киңәш сандыгы”, “Сәламәтлек” кебек сәхифәләр дә бирелгән.
“Татарстан яшьләре” газетасы “Таркалабыз, кимибез” дип чаң суга. Идел буе федераль округында быел аерылышучылар саны тагын да арткан икән. Шунысы гына куандыра, бу яктан Башкортостан белән Татарстанда әлеге күрсәткеч кимү ягында. Ләкин шунда ук тагын бер күңелсез сан- быел Татарстанда балалар узган елның шушы вакытына караганда 10 процентка кимрәк туган.
“Татарстан яшьләре”нең даими авторы Чувашиядәге Шыгырдан авылына барып, Россиядәге иң зур авылларга хас сыйфатларны ачыклаган. Гыйбрәтләр алырлык язма дияр идем.
Журналларга күз салыйк. Яшьләргә атап чыгарыла торган “Идел” журналының hәр саны диярлек милләтебезнең карап торган затлы яшьләре турындагы язмаларга бай. Ноябрь саны да шундыйлардан. Монда “Театрга акча эшләргә килмиләр” дип белдергән “Тантана” премиясе лауреаты Айрат Мифтахов, курчак уйный-уйный курчаклар ясау остасы булып киткән Гөлшат Зәйни hәм чыннарыннан берни белән дә аерылмый торган хайван hәм кош-корт карачкылары ясаучы галимә Лия Идрисова турында мәгълүматлы, кызык язмалар урын алган. “Идел”нең бу санында шулай ук яшь каләм ияләренең күңел төшенкелегенә бирелеп язылган иҗат җимешләре hәм “Таян Аллаhка” бәйгесендә җиңеп чыккан профессиональ булмаган язучыларның әсәрләре урын алган. Татар авылында талантлы яшьләр бар икән әле дип уйлыйсың аларны укыганда.
“Безнең мирас” журналының бу саны башлыча Чүпрәле җирлеге hәм шул төбәктән чыккан тарихи шәхесләр турындагы язмалардан тора дияргә булыр иде. Анда үткәннәр белән кызыксынучылар өчен баштан-аяк чумып укый торган язмалар урын алган.
Матбугат милләтнең көзгесе генә түгел, дөньяга күзләрне ача торган тәрәзә икәлеген дә онытмасак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!