Мамадыш районының Кече Сон авылында яшәүче әбиләр яралы солдатлар өчен йон оекбашлар бәйли. Һәр кич алар авыл клубына җыела. Телевизор алдында ялгыз утыруга караганда, алар файдалы эш белән шөгелләнүне өстен күрә.
Әнисә Шәрифуллинакече яшьтән җеп эрләргә өйрәнә. Озак вакытлар кулына орчык алмаса да куллар бу эшне әле дә хәтерли. Авылда эрләүчеләр бүген бармак белән генә санарлык, шуңа да карамастан, аларның хезмәте бәяләп бетергесез.
Солдатларга ярдәм кирәк булганда читтә калмый алар. Бу уртак кичәләрне оештыручылар – авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләредә шундый фикердә. Эшкә дәрт һәм кәефне күтәрер өчен «Калфак» ансамбле артистлары чыгыш ясый.
Тиздән Кече Соннан хәйрия ярдәменең беренче партиясе хәрби госпитальләргә озатыла. 100-150 пар оекбаш бәйләп җибәрергә ниятли алар.
Эш җыр белән җайлырак һәм тиз бара. Хәзер авыл клубы эрләү цехын хәтерләтә: кемдер йон алып килә, чистарта, эрли. Биредә эшләүчеләр әйтүенчә, мондый эш аларны бердә куркытмый. Иң мөһиме, җәрәхәтләнгән егетләрне безнең йөрәк җылысы җылытсын иде, дип билгеләп үтә алар.
Алия Галиулллина, Ландыш Бабаниязова, Фаил Шәйхетдинов, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы