Казан автобусларында шәһәр халкыннан Яңа ел котлаулары яңгыраячак. Акциядә катнашу өчен проза, шигырь яки җыр форматында аудиоязма әзерләргә кирәк.
Казандагы туганнарын, дусларын, хезмәттәшләрен һәм теләгән барлык кешеләргә мөрәҗәгать итеп була. Гаризалар 1 нче декабрьгә кадәр кабул ителә. Аудиофайлның озынлыгы 45 секундтан артмаска тиеш. Котлауларны экранда күрсәтелгән электрон почта аша кабул итәләр. Хатның темасында «Яңа ел» дип язарга, ә хәбәрдә үзең турында кыскача сөйләргә һәм элемтә өчен телефон номерын калдырырга кирәк. Республиканың автотранспорт предприятиясе ассоцияциясе, иң оригиналь котлауларның җинүчеләрен, Яңа елдагы маршрутларны ачуга чакырылыр дип хәбәр итте.