Фәнни шәһәрчектәге фатирларның берсендә газ чыгу сәбәпле зыян күрүчеләр хәзер хастаханәдә. Туганнары Эльмира әлеге хәл турында ишетүгә үк килеп җиткән.
Эльмира сүзләренә караганда, бу очракта торбаның тыгылуы сәбәп булган. Әлеге хәлне прокуратурада ачыклыйлар.
Гадәттән тыш хәл булган көнне үк башкарма комитет, газ һәм коммуналь хезмәткәрләре газ җиһазларын белән куллану кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерү өчен матбугат очрашуы оештырды. Казанда гына да бу атна эчендә — 3 вакыйга, ә бер ел эчендә — 25 газ белән агулану очрагы теркәлгән. 57 кеше зыян күргән.
Казанда газ колонкалары белән ике меңнән артык күпфатирлы йорт җиһазландырылган. Җиһазларны заманчалаштырып алыштыру өчен — зур сумма кирәк. Әлеге хәлдән чыгу чарасы — сигнализация бирүче датчикларны урнаштыру. Куркыныч матдә табылганда махсус клапан газ бирүдән туктый.
Газ хезмәтләре җиһазларның төзеклеген тикшерә, әмма күп нәрсә яшәүчеләрнең үзләреннән тора.