Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләрнең халыкара турнирының финалы булып узды. Әлеге чарада безнең хәбәрчебез Динә Нәҗметдинова булып кайтты.
Юнус Әхмәтҗанов- танылган пешекче, заманында татар милли кулинариясенә аеруча игътибар бирүче. Шул уңайдан Юнус Әхмәтҗанов исемендәге яшь пешекчеләр турниры Казанда бишенче тапкыр уздырыла. Быел катнашырга теләүчеләр саны 350 дип исәпләнгән, гаризалар хәтта Үзбәкстан һәм Казахстан республикаларыннанда килгән.
Турнир Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Казан инновацион институты белән берлектә оештырылды.
Безнең төп бурычыбыз — студентлар һәм пешекчелек өлкәсендә 3 елдан да артык эшләмәгән яшь һәм талантлы пешекчеләргә игътибар бирү Барысы 350 гариза җибәрелгән иде, финалга 8 катнашучы сайлап алынды.
Һәрбер катнашучының үз наставнигы бар, алар һәрдаим ярдәм кулы сузырга әзер, тәҗрибәле пешекчеләр файдалы киңәшләре белән артаклашалар. Финалга барысы сигез катнашучы узды. Биредә алар бер сәгать ун минут өчендә үзләре уйлап чыгарган рецепт буенча төрле ризыклар әзерләргә тиеш.
турнир яшь пешекчеләр өчен үзләренең талантларын күрсәтергә менә дигән мөмкинлек. Оештыручылар әлеге турнирны дәвамлы була дип ассызыклап үтте.