Республикабызда “Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән бәйге башланды. 24 ноябрьдә Әниләр көне уңаеннан оештырылган әлеге бәйгенең нәтиҗәләре 2 декабрьдә ясала.
Конкурс мәктәп укучылары арасында үткәрелә. Конкурста Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче 1нче сыйныфтан алып -11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Катнашучы әнисе турында үзе иҗат иткән, яисә башка авторның шигырен сөйләп, аны видеога яздырырга һәм Вконтакте челтәрендә «Әниемнең җылы кочагы» төркеменә урнаштырырга тиеш.Тулырак мәглүмат белән бөтендөня татар конгрессы сайтында танышырга мөмкин.