Түбән Кама районында барлык теләүчеләрне намаз уку курсларына чакыралар. “Намаз -бәхет ачкычы” дип исемләнгән проектның бу 6нчы сезоны. Программаны Түбән Кама мөхтәсибәте төзегән.
Тәҗрибәле мөгаллимнәр вәгъдә итүенчә, 5 дәрес эчендә намаз укырга өйрәнеп була. Халык уңайлыгы өчен курслар ялларда гына үткәрелә. “Намаз – бәхет ачкычы” проекты 10нчы декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шунсын да билгеләп үтик, бу көннәрдә Казанда “Ислам. Беренче адымнар” дәрәсләре башланды. Анда да мөселманнар намаз укырга өйрәнә һәм ислам нигезләрен үзләштерә алачак.
Кыска вакыт эчендә намаз укырга өйрәнү — Түбән Кама үзәк мәчетендә шундый мөмкинлек тудырыла. Биредә, матур гадәт буенча, “Намаз — бәхет ачкычы” дип аталган түләүсез курслар башланды. Дәресләрне тәҗрибәле укытучылар алып бара.
Әйтергә кирәк, исламда беренче адым ясаучылар өчен барлык кирәк — яраклар әзерләнгән: блокнот, каләм, рәсемле намаз уку тәртибе китабы. Бары тик теләк кирәк.
Түбән Кама районы халкы уңайлыгы өчен, дәресләр ял көнендә үткәрелә. Иртәнге 9дан көндезге 12гә кадәр. Теләүчеләр укуларын аннан соң да дәвам итә ала.
Гөлия Нигъмәтуллина, Рафаэль Рәкыйпов