Зәй районында “Талантларга бай гаилә” дип исемләнгән районкүләм фестивал узды. Биредә районның сәләтле гаиләләре чыгыш ясады.Күңелле чара районның Аксар мәдәният йортында үтте. Талантлы гаиләләр турында киләсе реопртажда.
Бәйге тәртибе буенча сәхнәдә алар үз гаиләләре белән таныштырып, иҗади номер белән чыгыш ясарга тиешләр. Жюри алдында шушы гаиләдә генә буыннан-буынга сакланып килгән гореф-гадәт, истәлек белән дә уртаклашалар.
Гаиләдә генә яратып пешерелә торган милли ризыклар да әзерләп алып килгәннәр. Һәр гаиләнең дә фестивальгә иҗади якын килеп, зур тырышлык белән әзерләнүе күзгә чагыла.
Әлеге фестивальдә һәр җирлекнең мәдәният йортлары катнашып, үз талантларын жюрига тәкъдим итә. Гаилә кыйммәтләренә багышланган фестиваль һәрвакыт актуаль булып кала, милли мирасны сакларга ярдәм итә.
Ләлә Зәйнуллина, Адилә Борһанова, Александр Тимофеев, Татарстан яңалыклары өчен Зәй районыннан.