Моннан 30 ел элек Буа районында якташлык җәмгыяте оеша. Эшчәнлегенең беренче көненнән үк ул иганәчелек белән шөгыльләнә башлый, икенче бер юнәлеше — китап бастыруда ярдәм күрсәтү була. Әлбәттә, бу елларда башкарылган нәтиҗәле эшләрен тиз генә санап бетерерлек түгел. 2022 ел нәтиҗәләре буенча, Буа якташлык җәмгыяте татарстанда иң яхшысы дип табыла. Бу көннәрдә татар информ агентлыгында узган матбугат конферениясендә, Буа районыннан чыккан шәхесләр турында энциклопедия әзерләү аерым игътибарга лаек.
Энциклопедия 2010нчы елда ук басыла, ләкин тормыш алга бара, район тормышында зур роль уйнаган шәхесләр саны арта . Шул сәбәпле берничә ел элек Буа якташлык җәмгыяте энциклопедияне тулыландырырга, яңартырга дигән фикергә килә. Мондый зур эш район оешмалары, җитәкчеләрнең булышлыгыннан башка гына була алмый, әлбәттә. Казандагы Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү Институты да югары дәрәҗәдәге профессиональ киңәшләре белән ярдәмгә килә.
Энциклопедия төзү эшенә белемле, таләпчән белгечләр җәлеп ителә. Шушы китаплардагы белем аша туган җир, туган илгә мәхәббәт башлана, дип сөйләдеТатар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү
Энциклопедияне роман итепукырга мөмкин. Чөнкироманнарның нигезендә — кешеләр язмышы. Бу китап битләрендә мәгълүмат бирелгән һәр шәхес турында аерым күләмле әсәр язарлык, диде күренекле шагыйрь Ренат Харис.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, төп максат — сыйфатлы энциклопедия төзү булган. Шулай итеп, ике ел дәвамында мәгълүмат туплый алар. Беренче китапның тиражы 3000 данә, ул 600 битлек, ә яңартылган басманың тиражы — 2500 данә тәшкил итә, күләме 800 биттән артып киткән.
Алия Галиуллина, Фәннур Хәсәнов, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.