Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара яшь пешекчеләр бәйгесенең финалы уза. Иске Татар бистәсендә сәгат көндезге уникедә, аның тантаналы ачылышы була, ә иртәгә 17 ноябрьдә, Иннополиста бүләкләү тантанасы узачак. Турнир кысаларында, ягъни өч ай дәвамында, Россиянең 15 шәһәреннән, КазакъстаннанһәмҮзбәкстаннан 350 студент һәм яшьпешекче катнашты инде. Турнирның бүләкләү фонды 300 мең сумны тәшкил итә. Юныс Әхмәтҗанов исемендәге бәйге, Казанда инде бишенче тапкыр уздырыла, һәм әйтергә кирәк, ул яшь пешекчеләр һәм студентлар арасындагы Татарстан Республикасында иң эре һәм әһәмиятле халыкара ярышларның берсе булып тора .