Кулдан эшләнгән әйберләр гомер-гомергә затлылардан саналган .Кул эшләре белән кызыксыну да көннән-көн арта бара. Республикабызның барлык районнарында кул эшләре буенча төрле түгәрәкләр эшли. Шундыйларның берсе Саба районының Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәсендә инде 2015 елдан иҗат итүче “Алтын куллар” түгәрәге. Матур кул эшләнмәләре-алдагы язмада.
Скрапбукинг сүзе дә, яңа төр открытка ясау да хатын-кызлар өчен кызыклы булып чыкты Аларның күбесе яшьтән үк үзе өчен кул эшләре белән шөгыльләнгән. Ә менә “Алтын куллар” түгәрәгенә йөрү аларга бер-берсе белән аралашу , яңа эш алымнары үзләштерү мөмкинлегне дә биргән.
Осталык дәресен үткәрү исә бик җаваплы эш. “Алтын куллар” берләшмәсе җитәкчесе Альбина Шамилова да түгәрәккә йөрүчеләр белән эшкә тотынганчы башта узе скрапбукинг нечкәлекләрен үзләштергән.
“Алтын куллар” берләшмәсе әъзалары район күләмендә үткәрелгән чараларда да еш катнаша. Аларның кул эшләре бик күпләрдә соклану уята .
Саба үзәк китапханәсенең “Алтын куллар” берләшмәсенә йөрүчеләр исә көн саен матурлык дөньясына чумалар,үзләренең кул эшләре белән башкаларга да күңел җылысын бүләк итәләр.
Раилә Галявина, Айзат Шәрәфиев, Татарстан яңалыклары, Байлар Сабасы.