Республикабызда инде 2013 елдан үзарасалым программасы уңышлы гына эшләп килә. Һәм әйтергә кирәк, әлеге программа халыкның гражданлык активлыгын күтәрә, тормыш шартларын яхшырта.Ел саен җирлекләрдә күләмле эшләр башкарыла. Әйтик, Актаныш районы Пучы авыл җирлегендә дә үзара салым акчасына байтак эш башкарылган.
Әлфия апа Фарраевага Пучы авылының һәр урамы, тыкрыгы яхшы таныш. Гомерен биредә уздырган 84 яшьлек авыл өлкәне авылның лайлы урамнарын әле дә хәтерли. Соңгы елларда тудырылган уңайлыкларга сөенеп туя алмый ул. Ул яшәгән урамда агымдагы елда юл төзү эшләре башкарылган.Җирлек башлыгы Нияз Нуретдинов билгеләп узганча җирле халык өчен бу күптән көтелгән зур бүләк булган.
Авылда яшәүчеләрнең тормыш көнкүрешен яңшырту үзенә максат иткән үзарасалып программасыннан да авылда яшәүчеләр аңлап файдалана . Агымдагы елда һәр кешедән 600 әр сум акча җыюны бурыч итеп куя җирлек. Дәүләт ярдәмен дә кушканнан соң ул 2 млн 600 сумны тәшкил итеп әлеге акчалар авылдагы проблемаларны хәл итүгә тотыла.
Ленин урамын кисеп үтүче күпер ел саен яз айларында пучылыларга зур борчу тудыра килә. Язгы ташу вакытында торбаларга сыя алмаган сулар юл аша ташый. Әлеге мәсьәләне дә пучылылар агымдагы елда хәл иткән. Күпер ремонтланып , аңа өстәмә торба салынган.
Балалар иҗат үзәгенә илтүче купер шулай ук быел яңарыш кичергән. Ярым җимерек хәлдәбулган купернең төзекләнүеннән күпләр канәгать. Тротуарлар салу, поңар гидрантлары ураштыру , зиратта агач кисү, юл ремонты эшләре дә әлеге акчалар хисабына эшләнгән . Җирлектә башкарылган эшләрне куреп торган халык та үзарасалым пргораммасына уңай карашта.
Бүгенге көндә җирлектә 1549 кеше гомер кичерә. Алдагы елда да үзарасалымны кеше башыннан 600 сум исәбеннән җыярга планлаштыралар. Дәүләттән тапкырланып кайтып әлеге акчалар җирлекне төзекләндерү һәм матурлауга тотыла.