Ел саен “Республиканың төрле уку йортларында, мәктәпләрдә, шулай ук хезмәт коллективларында “Татар кызы” бәйгеләре үткәрелеп килә. Максатлары – мили гореф-гадәтләрне, туган телне камил белгән кызларны ачыклау һәм яшь буын вәкилләре арасында мили үзаңны үстерү. Бүген чираттагы шундый чара Арча районында үтә.
Һөнәри урта белем бирү йортларында уздырыла торган республика конкурсы турында тулырак мәглүматны, «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова сөйләр.
Сүзне актуаль әңгәмә сәхифәсен алып баручы Ания Гыйбадуллинага бирәм.