Республикабызның Мәдәният сарайлары һәм авыл клубларының эш нәтиҗәләре турында Казан мәдәният һәм сәнгать иститутында узган, мәдәният, фән һәм мили мәсьәләләр буенча парламент комитетының күчмә утырышында фикер алыштылар. Халык сайланучылары башта уку йортының эшчәнлеге белән танышып, уку һәм иҗат лабораторияләрен карадылар.
Кунакларны студентлар гимны белән танылган уку йортының студентлары каршы ала.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты үзенең бөтен мөмкинлекләрен төрле мәйданчыкларда күрсәтә. Институт коридорларында риваятьләр һәм әкиятләр персонажлары җанлана, эстрада, классик һәм фольклор музыкасы ишетелә.