Күренекле татар журналисты, нәшир hәм җәмәгать эшлеклесе Шәех Зәбиров истәлегенә багышланган чара булып узды. Исән булса, аңа 90 яшь тулган булыр иде. Әлеге чара Казанның “Дворянское гнездо” ресторанында үтте.
Татар матбугатының алтын баганасы, 50 елдан артык гомерен «Яшь Ленинчы», «Татарстан яшьләре», «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга», 25 елга якынын «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт иткән.
17 ел рәттән «Татар мөселман календаре»н чыгарган Шәех Зәбировны искә алу кичәсендә язучылар, дин әһелләре, әдәбият, сәнгать вәкилләре катнашты. Аның турында истәлекләре белән уртаклашты.