100 тоннадан артык гуманитар ярдәм белән автопоезд Казаннан Лисичанскига китте. Бу битараф булмаган шәһәр кешеләре көче белән оештырылган беренче шундый зур ярдәм. Ә иң мөһиме – әлеге гуманитар ярдәм Лисичанскида яшәүчеләрнең иң мохтаҗ әйберләрен күзаллап җыелды. Тулырак киләсе язмада.
Азык — төлек, кием-салым, көнкүреш кирәк — яраклары, уенчыклар һәм хәтта хатлар. 18 гуманитар шәһәр пунктларыннан алып килгән әйберләр нәтиҗәдә үзәк складка, волонтерларга килеп ирешә.
Булат, үзенең группадашлары белән бергә әйберләрне тартмаларга тутырырга ярдәм итә. Күбесен нигездә оешма вәкилләре китерә.
Ярдәм итү теләге йөзләгән кешене берләштерде. Атна буена 100 тонна гуманитар ярдәм җыелган. Бигрәк тә Лисичанск халкы сораган әйберләргә игътибар бирелгән.
Җыелган ярдәмне Лисичанскига озаттылар, план буенча алар 3 тәүлектән соң барып җитә. Әмма иң мөһиме, мондый автопоездларның хәзер Казаннан даими йөрүе.
Алия Галиуллина, Булат Шакиев, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.