Быел Татарстан башкаласы Бөтенроссия экологик диктантының төп мәйданчыгы була. Акция бүген 11 нче ноябрьдә башлана һәм 27 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Экодиктант Россиянең барлык төбәкләрендә офлайн һәм онлайн форматта уза. Теләүчеләр үз белемнәрен экодиктант.рус порталында дистанцион рәвештә тикшерә ала. Сораулар 4 категориягә бүленгән. 25 сорауга җавап бирергә кирәк.
Биремнәр 12 яшьтән кечерәк һәм 12 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен әзерләнгән.