Агачлар — җимеш бирә, ә үсемлекләр көннән-көн яхшырак үсә. Татарстанда анамаль җылылык саклана. Ял көннәрендә тагын да җылырак булыр дип көтелә. Температура биш градуска югарырак күтәрелергә мөмкин. Республикада җылылык озак торырмы? Бу хакта алдагы язмада.

Гадәттә бу вакытта агачлар кар белән каплана. Ләкин бу елны көз китәргә ашыкмый. Дендрарий көтмәгәндә якты буяулар белән уйный башлый. Җәйге чәчәкләр — ромашкалар, люпиннар чәчәк аткан. Дөрес, төнге салкыннар октябрь ахырында үсемлекләргә зыян иткән. Хәзер иң чыдамнары гына калган.
һава торышы үзгәрешләре моның белән генә чикләнми. Якын көннәрдә республикадагы температура нормадан югарырак була. Ә атна ахырына тагын да җылырак булыр дип көтелә.
Ноябрь алга таба көтелмәгән аномалияләр белән гаҗәпләндермәс һәм климат нормаларына якын булыр дип фаразлый синоптиклар.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.