Актаныш район үзәк китапханәсе капиталь төзекләндерүдән соң үз ишекләрен ачты. Хәзер заманча җиһазлар беән баетылган бина район китап сөюючеләренә үз хезмәтен күрсәтә.
Балалар китапханәсенә йөрүче Алиана Хәнипова китап сөючеләрнең берсе. Укый белә башлаганнан алып ул китапханәдә даими кунак.
Китапханәдә китаплар дөрестән дә төрле . Китапханә фонды ел саен тулыланып тора. Бирегә китап уку өчен генә тугел, төрле әдәби чараларда узара аралашыр өчен дә дип киләләр.
Республика китапханәләрен капиталь төзекләндерү программасы нигезендә агымдагы елда 2 млн суммага яңартылган.
Биредә хәзер бар да заманча. Интерактив панель, идән, өстәл. Мәгъүлүматны үзләштерү өчен дә әлеге җиһазларны аеруча балалар үз итә.
Район үзәк китапханәсенең фонды зур. Бүгенге көндә биредә 35 мең китап саклана, балалар китапханәсендә тагын 10 мең данә китап бар.
Капиталь төзекләндерүдән соң китапханәне тантаналы ачу чарасында район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.
Милли проект кысаларында агымдагы елда район үзәк китапханәсе 3 мең данәдән артык китап белән баеган.
Ләлә Зәйнуллина. Регина Сәләхова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары өчен Актаныш районыннан.