Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма театры яңа проект башлый. 6 ноябрь – театрның туган көненә тамашачылар өчен “Кунак бүлмәсе” ачты. Әлеге проект театрга балалы гаиләләрне, яшьләрне җәлеп итү максатыннан оештырыла. “Кунак бүлмәсе”ндә журналист — Ләлә Зәйнуллина.
“Кунак бүлмәсе”ндә тамашачылар ял итә, чәй эчә, тәм-томнардан авыз итә ала. Биредә ял итү өчен театр кассасыннан яки сайттан “Барысы да кертелгән” опцияле билет алырга кирәк. Мондый төр билетлар 11 ноябрьдән сатыла башлый.
Шулай ук “Кунак бүлмәсе”ндә эшлекле очрашулар, китап тәкъдир итү, туган көннәр һәм башка төрле бәйрәмнәр үткәрергә мөмкин. Әлеге чараның беренче чирканчыгын — шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлүсә Шаһбанның “Сиңа атап яздым” яңа китабының презентациясе белән башланды.
Китап туенда Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан да катнашты. Гөлүсә Шаһбан сүзләренә язылган җырлары белән кичәне ямьләде.
Әлеге уңайлы, җыйнак кына бүлмәдә киләчәктә Кәрим Тинчурин театры артистлары, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашулар әдәби кичәләр дә уздыру күздә тотыла.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.