Каз өмәсе – татар халкының көзен, кыш кергәндә күмәкләшеп эшләү чарасы. Казанда “Казан өмәсе” – үзәктәге «Татар утары» комплексында булды. Анда якын тирәдәге йортларда яшәүчеләр һәм туристлар алдында җыр, биюләр белән чын театральләштерелгән тамаша узды.
Ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү дә. Каз мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясыйлар. Каз итен исә аш-су өчен бик теләп файдаланалар.
Артистлар традицион татар костюмнарында чыгыш ясаган әлеге бәйрәмнең барлык этапларын, каз ите белән бәлешләр пешерү рәвешендә тәмамлап, күрсәттеләр. Тамашачылар өчен исә чара биюләр һәм сыйлану белән тәмамланды. Аларга кайнар чәй белән коймак тәкъдим ителде.
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булган. Каз өмәсе бигрәк тә кызларга тансык булган. Өмәдән читтән калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз катып куйган. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар.
Кызлар олкыган казларны көянтәгә асып чишмәгә, су буена алып төшкән. Шул суда казларны юганнар. Гадәттә, гармуннар тагып, кызлар белән бергә егетләр дә чишмәгә тәшкә. Казларны юып кайтышка, хуҗабикә каз маенда коймак, тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган.
Кичке мәҗлес тәмамлангач, йортта яшьләр уен оештыра торган булганнар. Кунак җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле гамәл саналган. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндергән, туганлык, бергәлек хисләре тәрбияләгән.
Искәндәр Гыймалтдинов, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.