Республикабызда ел саен төрледән-төрле бәйгеләр, фестивалләр уңышлы гына оештырылып килә. Шундыйларның берсе “Безнең заман”-“Наше время фестивале”. Быел ул 10 нчы тапкыр уздырылды. Фестивалнең бәйрәм мизгелләрен тагын бер кат карап үтик.
“Безнең заман” фестивале быел 10 нчы тапкыр уздырылды. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Сайлап алу турлары Әлмәттә, Түбән Камада һәм Казанда үтте. Ел саен фестиваль предприятиеләрдә, машина төзелеше сәнәгате оешмаларында, мәгариф учреждениеләрендә эшләүче яшьләрне җыя. Мәсәлән, “ Камаз” вокаль ансамбле әлеге чарада ун ел рәттән катнаша инде, 2015 елда алар иң зур бүләк- гран-прига ия булганнар.
“Безнең заман” фестивальнең катнашучылары үз-ара бер зур гаиләгә әверелгәннәр, бер-берсе өчен җан аталар, ярдәм кулы сузалар
Әлеге фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе җитәкчелегендә уздырыла.
Быел «Юл хәрәкәте иминлеге» командасы Гран-при иясе булды. Ул Татарстан Президенты кубогын, фестиваль спонсорларыннан бүләкләр һәм 500 мең сумлык акча сертификаты алды. Ә «Герой нашего времени» махсус бүләген — 300 мең сумлык кубок һәм акча сертификаты — «КАМАЗ» командасына тапшырылды. Моннан тыш, аерым башкаручылар һәм иҗат коллективлары да бүләкләнде.