Хәрби хезмәткәрләрнең барлык мәсьәләләрен тиз арада хәл итәргә һәм алар өчен җыю һәм хәрби өйрәнү уздыру урыннарында яхшы көнкүреш шартларын булдырырга. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Оператив Штабы һәм гражданнарны мобилизацияләү буенча чакыру комиссиясенең уртак утырышында әйтте.

Шулай ук утырыш барышында республиканың хәрби комиссары Сергей Погодин өлешчә мобилизация нәтиҗәләре турында да хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, муниципалитетлар белән көндәлек уртак эш, йөкләмәне вакытында башкарырга мөмкинлек бирде. Үз чиратында республика Президенты системаны модернизацияләү зарурлыгына игътибар итте. Хәрби хезмәткәрләрне исәпкә алу өлкәсендә тәртип урнаштырырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Утырышта катнашучылар хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләрен аерым карады. Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүче ирекле хәрбиләрнең балаларына 20 мең сум күләмендә түләүләр оештырырга кушты.
Татарстан Президенты үзе дә танк полигонында булды, ул республикадан мобилизацияләнгән ир-егетләренең әзерлеге һәм көнкүреше белән танышты. Ату урыннарын, тактик кырларны карады һәм палатка лагерында булдырылган көнкүреш шартларын бәяләде. Шулай ук ул хәрби хезмәткә чакырылучылар белән аларның яшәү шартлары һәм хәрби әзерлекне оештыру турында сөйләште.Моннан тыш, ул «Казан Экспо»да урнашкан җыелу пунктында булды. Анда штаб, туклану пунктын, тренировка сыйныфларын карады.