Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Кеше китә-җыры кала, диләр безнең халыкта. Шул калган җырлары яшәтә адәм баласын халык күңелендә. Саф чишмә челтерәвен хәтерләткән яңгыравык, моңлы тавышы белән тыңлаучысын әсир иткән Татарстанның халык артисты Вафирә ханым Гыйззәтуллина турында Туфан абыйның мондый юллары бар: ”Гыйззәтуллинаның берсен Кояшка тиң күргән Тукай. Кояш булгач, ай да булсын! Кайда ул ай? Ул-Вафирә, син бугай”.
Җырчының арабыздан китүенә дә 21 ел вакыт үткән икән инде. Ләкин без аның җырларын, үзенең ялкынлы чыгышларын хәтерлибез, әледән-әле аларны хәтердә яңартып торабыз. Бүген студиягә дә без Вафирә Гыйззәтуллинаның хәтер сагында торучы сәхнәдәш дусты, танылган нәфис сүз остасы Розалия ханым Зәкиеваны чакырдык.