Шушы көннәрдә Татарстан радиосы үзенең 95 еллыгын билгеләп үтә. 1927 елның нәкъ менә шушы көнендә “Казан сөйли!” дигән татар сүзе эфир киңлекләренә чыккан. Бүген Татарстан радиосы дулкыннарында көн дәвамында әлеге вакыйгага багышланган тапшырулар бара. Аларда радионың тарихы, шул тарихта якты эз калдырган шәхесләр чагылыш таба. Бүген без студиябезгә радионың җитәкчесе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Камәретдин улы Сәгыйтовны студиябезгә чакырдык.