Бөек философ, тарихчы, сәясәтче Карл Маркс “Революцияләр – тарих локомотивлары” дигән. Димәк, революцияләр локомотив вагоннарны тартып барган кебек, тарих¬ны алга этәрүче көч булып чыга. Бүген Октябрь революциясенә — 105 ел! Хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов, тарихи вакыйгаларны барлады.
20 нче гасыр башында Казан — Россиянең иң зур хәрби округының башкаласы. Аңа ун губерна, ике өлкә керә. 24-26 октябрьдә власть советлар кулына күчүе игълан ителә. 1917 елның ноябрендә губернаның шәһәр һәм өязләрендә дә яңа хөкүмәт урнаша башлый.
Тарихтан белүебезчә, октябрь революциянең татар халкы өчен генә түгел, тулаем ил өчен тискәре яклары күп була.
Революциянең тарихтагы мөһим сәхифәләренең берсе булып милли республикалар һәм автономияләр, шул исәптән 1920 елда Татарстан АССР төзелү тора. Шунысын да бик кызыклы факт яңа оешкан республиканың беренче флаг, гербы , картасы рәсемен Бакый ага Урманче тарафыннан эшләнә. Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.