Ноябрь ае башлануга халкыбызның дус-тату яшәвен дәлилләүче Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. Казанның Халыклар Дуслыгы йортында оештырылган чара моны тагын бер кат дәлилли. Бердәмлек бәйрәменннән хезмәттәшебез Фәннур Хәсәнов видеоязмасы.
Без барыбыз бергә 3 бәйрәмнең шаһитлары булдык, беренчесе Халыклар Бердәмлеге көне, икенчесе- Татарстан Конституциясе кабул иткән көн, өченчесе Татарстан җирлегендә яшәүче Татарстан халыклары Ассамблеясе оешканга 30 ел тулу көне. Шул уңайдан –киңәйтелгән утырыш. Барыбызны да әлеге бәйрәмнәр белән тәбриклим,- дип башлады сүзен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм үз чыгышында 30 еллык эшчәнлеккә бәя бирде. Максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – һәркайсы илебезнең, Ватаныбызның язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә.
Беренче Призидентыбыз, Дәүләт киңәшчесе-Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында әлеге көннең үткәненә, бүгенгесенә, бу көннең – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе булуын искәртте. Әсхәт Сәфәров Татарстан Республикасы Призиденты Рөстәм Миннехановның Ассамблеягә Рәхмәт хатын җиткерде.
К.а. Татарстан халыклары Ассамблеясе,— Татарстан җөмһүрияте җирлегендә яшәүче 173 этник төркемнәрнең вәкиле булган региональ иҗтимагый оешма. Үз милли-мәдәни ихтыяҗларны үтәүдә, көндәлек мәсьәләләрне күмәкләп чишүдә төп ярдәмче мәйдан.
Халыклар дуслыгы йорты- Татарстан халыклары Ассамблеясе әгъзалары булган милли-мәдәни оешмаларга Татарстан Җөмһүрияте халыклары мәдәниятләрен яңарышы, саклавы һәм үстерү эшләрендә ярдәм итү максаты белән ачылган иде. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар- Рамазан Абдулатипов, Игорь Паньшин, Константин Яковлев, төрле милләт вәкилләре, ветераннар, төрле оешма җитәкчеләре катнашты. Бәйрәм тантанасы алдынгыларны бүләкләү белән тәмамланды. Фәннур Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.