Актанышның Советлар Союзы Герое Хәсән Заман исемендәге кадет интернат-мәктәбендә ант кабул итүгә багышланган тантаналы чара узды. Дулкынландыргыч һәм әһәмиятле чарада укучыларның ата-аналары район җитәкчелеге катнашты. Тулырак алдыгы сюжетта.
Мәктәп байрагын хәрби адымнар белән кадетлар залга алып керә. Стройга матур итеп тезелгән кадетларның формаларындагы пөхтәлек әллә каян күзгә ташлана. Кадет тормышындагы иң мөһим чарага алар күтәренкә кәеф, ныклы әзерлек белән килгән.
Рамазан Шакиров яңа уку елыннан кадет мәктәбенә укырга килгән. Киләчәктә илебезның патриоты булып үсәргә телим ди егет үзе.
Кадет булу зур горурлык кына тугел, күпләр өчен ул зур тәрбия чыганагы да. Бирегә килгән укучылар башкаларны хөрмәтләргә өйрәнә. Бүгенге чарада 50 кадет ант бирде.
Төгәл итеп хәрби команда бирергә, стройда матур итеп йөрергә, ант сүзләрен яттан сөйләргә. Бу кодекс кадет тормышында берничә ел саклана. Кадет мәктәбе диекторы Илсур Ялалов билгеләп узганча,ант кабул итү кадетларга зур җаваплылык өсти.
Патриотик хис үзеннән-үзе генә тумый, аны кадет мәктәбендә яшьтән үк тәрбиялиләр. Чара барышында күрсәтелгән чыгышларда да бу ачык тоемланды.
Район башлыгы Ленар Зарипов кадетлар бар яктан да өлге булырга тиеш дип ассызыклап үтте, Аларны ватаныбызның тугры ул-кызлары булырга өндәде.
Ант кабул итү чарасы егет — кызларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп күркәм бәйрәм төсен алды.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Сәләхова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары өчен Актаныш районыннан.