Камал театрында күренекле татар язучысы Мәхмүт Галә үроманнары буенча сәхнәләштерлгән «Болганчык еллар. Мөхәҗирләр» спектаклен әдәбият, сәнгат әһелләрен, журналистларга тәкдим иттеләр. Ә Казан тамашачысы премьераны 4,5,6 ноябрь көннәрендә карый алачак. Премьера белән беренчеләрдән булып Искәндәр Гыймалтдинов та танышып кайтты.
Мәхмүт Галәүнең төп әсәре — «Канлы тамгалар» дип аталган дүрт кисәктән торырга тиешле эпопея. Спектакльдә Камал театрының барлык актерлык составы диярлек, шулай ук Казан театр училищесының икенче курс укучылары да катнаша.