Барысы да җиңү өчен! Шундый шигарь астында махсус хәрби операция зонасына Татарстаннан гуманитар йөк машиналары әледән әле җибәрелеп тора. Бу җәһәттән Азнакай районы бик актив. Игелекле чара турында тулырак хәбәрчеләребез репортажында.
Азнакайдан гуманитар ярдәм өченче тапкыр җибәрә. Тамчыдан күл җыела дигәндәй , әйбер шактый җыелган , якынча 20 тонна . Безнең район халкы киң күңеллелеге һәм олы йөрәкле булуы белән аерылып тора һәм килеп туган хәлдә битараф калмады ди җитәкче.
Юк әйбер юк биредә. Көрәк тә, җылы киемнәр дә , хәтта гадәти булмаган бүләк — квадроцикл да бар.
Җыелган гуманитар ярдəм башта Казанга , аннан «Алга» һəм «Тимер» батальоннарына да озатыла.
Мөршидә Җиһан , Лилия Вәлиева, Азнакайдан Татарстан яңалыклары өчен