9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр Уфада Галиаскар Камал исемендәге Татар академия драма театры гастрольләре узачак. Гастроль репертуарына соңгы сезоннарның премьералары һәм татар театры классикасы — «Зәңгәр шәл» спектакле кергән. Спектакльләр татар «Нур» театры һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт театры сәхнәләрендә тәкъдим ителәчәк, дип планлаштырыла. Уфа халкы Фәрит Бикчәнтәевнең“Болганчык еллар. Мөһәҗирләр.» спектакле премерасын беренчеләрдән булып караячак. Башкортстан башкаласында спектакль 12 ноябрьдә күрсәтелә.Казан тамашачысы исә премьераны 4,5,6 ноябрь көннәрендә карый алачак.